“Бозауларның яңа торакта тәрбияләнә башлавына әле өч кенә көн”, – ди терлекче Хәйдәр Нәбиуллин.
“Тукай” хуҗалыгының Олы Әтнә фермасында да “Безгин” ысулына нигезләнгән бозаулар һәм таналар тәрбияләү тораклары сафка басты. 150 метр озынлыктагы торакка керүгә үк, канәгать кыяфәт чыгарып, салам аслыкта күшәп ятучы бозауларга игътибар иттем. Араларында төркемгә яңарак кушылганнары булса да, өзгәләнеп кычкырулар ишетелми. Әллә шулай тиз ияләнгәннәр, “Әллә рәхәткә ирештек”, дип, тавыш-тынсыз гына яталар.
– Әле бозаулар күп түгел, барысы 500 баш тәрбияләнергә тиеш биредә, – ди ферма мөдире Резеда Кадыйрова.
Торакта бозаулар керергә өлгермәгән, буш аралыклар да бар икән. Ә бозауларны, яшьләренә карап 4 төркемгә бүлгәннәр.
Әле төзелеш башланган гына чорда, бу торакны фотога төшереп, газетага язган идек. Файдаланыла башлагач, бөтенләй икенче төсмер ала икән ул. Салам аслык таратылган ягы шактый иркен, аңа трактор белән вакланган салам өстәп торалар. Азык кертә һәм тирес чыгара торган аралык та кечкенә түгел. Вентиляция шахтасы да, тәрәзәләре дә буе белән тоташ поликарбонаттан – кыскасы, торак эчендә бик якты.
– Үзем генә эшлим. Иртәнге 7 яртыдан монда мин, кайтырга җыенганчы кичке 5 була. Хәзер эш сизелерлек кимеде, янәшәдәге агач торакта бозаулар тәрбияләдем. Шуңа күрә чагыштыра алам, – ди терлекче. Тирес чыгарасы булмауга бик куана, элек терлек астыннан кул көче белән җыештырган. Анда сенажны да ат белән керткән. Бирегә сенажын да трактор кертеп тарата, тиресен дә эттереп чыгара. Бозауның яшенә карап, сенаж өстенә фуражны ул сибә үзе.
Бозаулар торагына керергә туры килсә, беренче эш итеп тагаракларын карыйм. Монда да игътибар иттем: алларында солы да, тоз, акбур, күмер, шулай ук издерелгән бөртекләр – арпа+бодай катнашмасы да бар.
– Әлегә хәлләре яхшы. Үзегез күрәсез, тышта – җил, ә алар – ышыкта, җылыда, яктыда, корыда, – ди ферма мөдире.
Аңлавымча, киләчәктә торакның бер ягына карда корып куялар. Бозаулар рәхәтләнеп, кардага чыгып-кереп йөрерләр. Һәрхәлдә, булачак кардага чыгучы ишекләре әзер инде.
Яңа сафка баскан таналар торагына да сокландым. Артык чыгымнарсыз гына, заманча, монысы да шул ук “Безгин ысулы”на нигезләнгән торак. Биредә авырлыгы 370 кг-нан артык, 188 баш тана тәрбияләнә. Биредә үк каплатыр өчен махсус станнары бар, ә анысы бары ясалма гына башкарыла. Ясалма орлыкландыручы һәм терлекченең эш коралларын саклар өчен дә бүлмәләр бар. Профнастил белән тышланган әлеге торакның эшли башлавына әле бер генә атна, 50 тананы каплатырга да өлгергәннәр инде. “Эш урыныннан бер дә китеп булмый, таналарны гел күзәтеп торырга кирәк. Ясалма орлыкландыручы Габделхәй Гарипов белән бергә эшлибез. Мал табибы Илдар Сабировның ярдәме зур”, – ди терлекче Гөлүсә Гарипова.