Олы Мәңгәр ветераннары катнашындагы иҗат концерты

2012 елның 30 ноябре, җомга
Күңелләрне иләсләндереп уйнаган гармун тавышына кушылып, үзенчәлекле моңлы тавышы белән, озак еллар сәүдә системасында эшләп лаеклы ялга чыккан  Нурия апа Мөхәмәтҗанова башлап җибәрде бу кичәне. Нәкъ менә шул минуттан тәмамлаганчыга кадәр бар игътибарын биреп концерт карады халык. Шулар белән бергә моңланды, шулар белән елмайды. Яраткан укытучыбыз, оста биюче Хәлимә апа Закирова “Татар кызлары биюе”н аеруча бер осталык белән башкарып концертны дәвам итте. Газетабыз хәбәрчесе, авылның ветераннар советы рәисе, озак еллар химия укыткан Илсур абый Шакиров нәфис сүз белән дә, үзе әйтмешли “ычкынган” чакларында язган язмалары белән көлдерде дә, күңелләрне дә тетрәндерде. Ә инде сәхнәгә  Рауза апа Сабирова чыккач, зал бермәлгә тын калды. “Яшем олы, 80нең теге ягында”, дип тормаган Рауза апа, яшьлегендә яратып җырлаган “Әллә язмышым, әллә ялгышым”ны үзенә генә хас моң белән, үзәкләргә үтәрлек итеп җырлады. Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” әсәреннән өзек тә бик әйбәт килеп чыкты. Газета укучыларга яхшы таныш, Федераль казначылыкның сак хезмәте җитәкчесе Рәүф абый Закиров та гармунда уйнап күпләрнең яшьлек хисләрен кузгатты. Гармун уйнаучылар азая, белгән һөнәреңне ташлама, Рәүф абый!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International