Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әтнә муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Авыл җирлекләре
Идарә органнары
Район тормышы
Социаль эшмәкәрләргә һәм СО НКО ярдәм итә
Службы и организации района
Программы, проекты, конкурсы
Муниципаль контроль
О бюджете муниципального района
Муниципаль хезмәт
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Территориаль сайлау комиссиясе
Строительство и ЖКХ
Халык өчен мәгълүмәт
Кулланучыларның хокукларын яклау
Файдалы сылтамалар
Документлар
Статусные документы
Проекты документов
Решения Атнинского районного Совета
Постановления и распоряжения главы
Постановления и распоряжения РИК
Антикоррупционная экспертиза НПА
Матбугат хезмәте
Лента новостей
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Пресс-релизы
Официальные выступления главы
Официальный блог главы
Контакты
Обращения граждан
Нормативно-правовая база
Порядок и время приема граждан
Интернет-приемная
Обзор обращений граждан
Обратная связь
Контактная информация
Опросы населения
Телефоны доверия и горячей линии
Ваше мнение
Поддержка сайта
Муниципаль районнар
Әтнә муниципаль районы
“Бердәм Россия” сәяси партиясе Әтнә җирле бүлекчәсенең XXI отчет-сайлау конференциясе
2012 елның 7 ноябре, чәршәмбе
Конференцияне “БР”нең җирле бүлекчәсе секретаре урынбасары Айрат Фәнил улы Каюмов ачты һәм алып барды. Конференциягә 66 делегат сайланып, 62се катнашты, 14 җирле бүлекчәдән дә делегатлар бар иде. Беренче чиратта Мандат, Редакция, Санау комиссияләре, конференциянең секретариаты сайланды. Көн тәртибе белән танышканнан соң, регламент билгеләнде. Айрат Фәнил улы партиянең узган елгы эшчәнлеге буенча хисап тотты. “БР”нең Әтнә җирле бүлекчәсендә 1100 партия әгъзасы бар, район буенча алсак, барлык сайлаучыларның 10 %ын тәшкил итә. Һәрхәлдә, республиканың уртача күрсәткеченнән шактыйга зур бу сан. Югыйсә, сайлаулардан соң, “БР” өчен Әтнә районы иң күп тавыш биргән дип гаҗәпләнүчеләр бар. Әле отчет чорында гына партия 17 кешегә арткан. Өстәвенә тарафдарлары күп – бүгенгә аларның саны 200ләп. Докладтан аңлашылганча, бик күп чараларның, проектларның башлангычы шушы партиягә килеп тоташа. Әлеге эшчәнлекне тикшерү буенча бүлекчә ревизоры Рәис Фирдүс улы Фазлыйәхмәтов чыгыш ясады. “17 җыелыш, 6 башлангыч оешмада ревизия тикшерүе уздырдык”, – диде ул. Шунда ук кимчелекләрне дә күрсәтеп узды. Әйтик, районда 25 сайлау участогы бар, ә “БР”нең беренчел бүлекчәләре 14 кенә икән. Мандат комиссиясе расланды һәм аның рәисе Рәхинә Фоат кызы Шакирова сүз алды. Комиссия конференцияне тулы хокуклы дип таныды. “Яшь гвардия” җитәкчесе Диас Азат улы Мөхәммәтҗанов үз докладында яшьләрне яклауга юнәлтелгән илкүләм проектларның мөһимлеген ассызыклады. Республикакүләм грантларда ешрак катнашмавыбызга үкенеч белдерде. Конференция эшендә Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы катнашты һәм чыгыш ясады. “Кызганычка каршы, “БР”нең дә кимчелекләре бар, яхшысын гына сөйлибез, үзара фикерләшү җитми”, – диде ул. Илдәге сәяси һәм икътисади вәзгыять белән таныштырып үтте. Яшерен тавыш бирү юлы белән “БР” сәяси партиясе Әтнә җирле бүлекчәсенең 11 кешедән торган Сәяси советы һәм өч кешедән торган Ревизия комиссиясе сайланды. “Бердәм Россия”нең Әтнә җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Равилә Рәкыйп кызы Мөхәммәтгалиева кайбер башлангыч оешма җитәкчеләрен бүләкләп, мактау кәгазьләре, партиягә керүчеләргә партия билетлары тапшырды. Альтернатив сайлау нәтиҗәләре буенча Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов “БР” Әтнә җирле бүлекчәсе сәркатибе итеп сайланды. Ә аннан соң контроль-ревизия комиссиясенең нигезләмәсен раслап, “БР”нең Казанда узачак төбәк конференциясенә ике делегат сайладылар.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
февраль, 2026 ел
КИСӘТМӘ
КИСӘТМӘ
9
февраль, 2026 ел
Комыргуҗа урта мәктәбенең 8-9 класс укучылары өчен “Своя игра” исемле мавыктыргыч интеллектуаль уен
5
февраль, 2026 ел
2026 елның 1 гыйнварыннан НКО хисаплары бары тик электрон рәвештә генә кабул ителә: 2025 ел өчен тапшыру вакыты – 2026 елның 15 апреленә кадәр
2026 елның 1 гыйнварыннан НКО хисаплары бары тик электрон рәвештә генә кабул ителә: 2025 ел өчен тапшыру вакыты – 2026 елның 15 апреленә кадәр
3
февраль, 2026 ел
Метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында Консультация кисәтү
Метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында Консультация кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз