Мәскәүнең Бөтенроссия күргәзмә үзәгендә (ВВЦ) Ленин исемендәге нәсел заводы II дәрәҗәдәге диплом һәм көмеш медальгә лаек булды

2012 елның 27 октябре, шимбә
Мәскәүнең Бөтенроссия күргәзмә үзәгендә (ВВЦ) Россия агросәнәгатенең “Алтын көз” исемле 14нче күргәзмәсе узды.

 

 11-14нче октябрьләрдә узган күргәзмәдән “Ленин” хуҗалыгының “Лилия” һәм “Апельсин” кушаматлы сыерлары РФ авыл хуҗалыгы министры һәм Мәскәү мэры имзалары салынган II дәрәҗәдәге диплом һәм көмеш медаль алып кайттылар. Дөреслектә, әлеге дәрәҗәгә нәсел эшен һәм товарлылык терлекчелеген үстерүдә югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен, Ленин исемендәге нәсел заводы ҖАХК лаек булды.

 Экспозициянең гомуми мәйданы 60000 квадрат метр тәшкил итә, быел биредә дөньяның 34 иленнән 2500 предприятие һәм оешма катнаша. “Терлекчелек һәм нәсел эше” дип аталучы бүлектәге 180 катнашучы арасында үзебезнекеләрдән тыш, АКШ, Австрия, Венгрия вәкилләре дә була. Төрле мастер-классларны һәм мөгезле эре терлекләр күргәзмәсен махсус манежда комментарийлар белән уздыралар.

 64 сыер арасыннан Татарстанның Әтнә районы “Ленин” һәм Кук­мара районы Вахитов исемендәге хуҗалыкныкылар аерым игътибарга лаек була. Бу хакта “Ленин”ның күргәзмәдә катнашкан мал табибы Илдус Гыйлаҗев һәм шофер Хәмит Шә­рәфетдиновтан сораштым. Әлеге уңышның нигезе – беренче чиратта, терлекләрнең Татарстан тибы булуларына бәйле икән. Ягъни, ниндидер немец, америка токымнары түгел – ә үзебезнеке! Шөкер, монысы инде нәсел эшенең югары дәрәҗәгә куелуы белән бәйле. Бу уңайдан конкурста катнашып тамашачыны да, көндәшләрен дә сокландырган “Лилия” һәм “Апельсин”нең күрсәткечләренә күз салыйк.

 Сыерлар икесе дә инде өч тапкыр бозаулаганнар. Агымдагы елның 305 көнендә “Лилия” – 9100 кг, “Апельсин” 9030 кг сөт биргән. Бу уңайдан, аларны Бәрәскә фермасында тәрбияләүче савымчылар Гөлсинә Хәйруллина, Зөлфия Гайнетдинова, Әлфия Кадыйрова һәм Нурсөя Сәләхова куанып бетә алмыйлар. Куанырлык шул – әле бит ел тәмамланмады һәм бу еллык нәтиҗәләр дә түгел. Иң мөһиме – сыерлар икесе дә “Ленин” фермасында дөньяга килеп, биредә тәрбияләнеп, продукция бирү буенча да, физиологик яктан да, сокланырлык дәрәҗәдә формалашканнар. Монысы инде ферма терлекчелегендә эш­ләүче һәркемнең уртак тырышлыгы нәтиҗәсе.

 – Мондый уңышка тиз арада ирешеп булмый. Терлекчелек ел әй­ләнәсендә күз уңында булырга тиеш. Югары нәтиҗәгә ирешү белән туктап калырга ярамый. Югыйсә, бер атна эчендә түбән тәгәрәвең дә бар. Терлекчеләрнең бу сүзләренә ни дә булса өстәү урынсыз булыр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International