“СЕЛЬХОЗТЕХНИКА” “МЕГА” РЕМОНТЛЫЙ

2012 елның 19 октябре, җомга
“Тырма ремонтының сыйфатын яхшырту һәм эшне җиңеләйтү максатыннан, хуҗалык саен махсус җайланма алынды”, – ди “Сельхозтехника” җитәкчесе Мөдәрис Шиһабетдинов.
 Мондый җайланманың кирәклеге турында техника әзерлеген тикшерүгә багышланган семинар  барышында әйтелгән иде, бу хакта газетага да язып чыктык. Тырманы әлеге җайланмага куеп эшләүнең төп өстенлеге – тешләр барысы да бер якка карый (“угол атаки” дөрес көйләнә), бертигез була. Моның мөһимлеге аңлашыладыр – әйтик, ул зәбкә бертөрле көйләнсә, уҗымга башкача кирәк. Югыйсә, ертып барачак.
 Параллель рәвештә оешманың электромотор цехында агач тырмалар да ремонтлана, начар тешләре алыштырыла. Биредә Айдар Закиров эшли.
 – Техниканың барысын да саклауга куйдык. Резина көпчәкләр агартылган, тимер көпчәкләр күгәреккә каршы сыекча белән буялган. “Сцепка” һәм культиваторлар ремонты да уңышлы гына дәвам итә. Алты культиватор ремонтланды да инде. Сошниклар ремонты бара, аннан аларны тезеп чыгасы гына кала. Чәчкечләрне Күәм бригадасы егетләре төзәтә. Токарь Тәлгать Бәйрәмов дисклар кыра, Айдар Хәбибуллин, Рубис Фәизов сошниклар җыялар. – Җитәкче цехтагы эш барышы белән әнә шулай таныштырды.
 Цехлар буйлап йөрү барышында катоклар ремонты башлануын да күрдем. Әмма иң мөһиме – комбайннар ремонты бара. “Ленин” икешәр “Мега-360” һәм “Дон” комбайннарын “Сельхозтехника”га китергән. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Хә­мит Галимҗанов “иномарка”ларның да тузу ихтималы һәм ремонтларга кирәклеге турында бер генә әйтмәде. “Подбарабанье”ны яңартасы яки тулысынча ук алыштырасы бар. Хәер, ул гынамы? Авыш камерадагы подшипниклар, “ус­покоитель”ләр дә тузган. Иләкләрне дә яңартырга яки алыштырырга кирәк... Комбайнчылар Айдар Сабирҗанов, Владислав Петкевич, Илфат һәм Илшат Гыймадиев, Рәмис Галләмов, Радик Уткин барысы да биредә – ремонтлыйлар.
 – Иртәнге 8дән кичке 4кә кадәр эшлибез. Эш шартлары уңай. Өстәвенә, көндез бик тәмле итеп ашаталар: бу уңайдан өлкән пешекче Надия Борһанова, ярдәмчесе Рузалия Галимҗановага рәхмәт, – диләр. Кирәк булса токарь, эретеп ябыштыручылар да янәшәдә генә. Уңайлылык мисалы бу. Шунда ук Габделбәр Каю­мов һәм Илдус Насретдинов культиватор ремонтлыйлар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International