Габдулла Кариев исемендәге Казан татар яшь тамашачылар театры яңа сезонны Әтнә техникумының актлар залында Туфан Миңнуллинның “Нигез ташлары” комедиясе белән ачып җибәрде.

2012 елның 6 октябре, шимбә

“Әтнә тамашачысы үзенең таләпчәнлеге, спектакльне аңлап каравы белән башкалардан һәрвакыт аерылып тора”, – ди Габдулла Кариев исемендәге Казан татар яшь тамашачылар театрының директоры Роберт Габделнур улы Мортазин.

 

 Бу театр һәм аның эшчәнлеге белән күпләр таныш, аеруча студентлар якын итә әлеге коллективны. Театр коллективы үзе дә яшь тамашачы алдында бик теләп, яратып чыгыш ясый. Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында да еш кунак була алар. Быел яңа сезонны техникумның актлар залында Туфан Миңнуллинның “Нигез ташлары” комедиясе белән ачып җибәрделәр.

 Башта ук әсәрнең гаять мөһим проблеманы күтәрүен билгеләргә кирәк. Сер түгел, балалар үсеп, “канат чыгаргач”, читкә “очалар”. Китәләр... һәм күбесенчә, туган йортка юлны оныталар. Әле алай гынамы, күп очракта татар телен дә “оныталар”. Үзләре азрак ча­маласалар да, балалары татар телен белми диярлек. Таныш күренеш, шулай бит. Комедиянең эчтәлеге менә шушы проб­лемаларның барысын да үз эченә сыйдырган...

– Роберт Габделнурович, ни өчен “Нигез ташлары?”

 – Сезон ачылышына әлеге спектакльне сайлавыбыз юкка түгел, туган йортның нигезен саклап калу – бүгенге көннең иң актуаль проблемасы.

– Ярар, монысы да аңлашыла, сезонны Әтнәдә ачуыгызга да аң­латма бирегезче?

 – Шулай гадәткә керде – яңа сезонны якын күргән, яраткан район сәхнәләрендә ачабыз. Аннан соң, мин бит Әтнә суын эчеп үстем – Иске Өҗем авылыннан. Моның да тәэсире бар, күрәсең. Шул ук вакытта әлеге комедияне РФның атказанган, Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафинның 60 еллык туган көненә дә багышлыйбыз. Ә ул театрга нигез салучыларның берсе.

– Габдулла Кариев исемендәге театр чагыштырмача яшь дип бе­ләм?

 – Театрга 1987 елны нигез салынды, ә беренче спектакльне февраль аенда сәхнәләштердек.

– Яшьләр театры булгач, сезнең репертуар, башлыча, яшь тамашачыны күз алдында тотадыр?

 – Алай димәс идем. Репертуарыбыз гаять киң – бакча балалары да, өлкәннәр дә яратып карыйлар.

– Бүгенге спектакль нәрсәсе белән үзенчәлекле?

 – Туфан Миңнуллинның һәр әсәре үзенчәлекле. Монда сүз туган авыл, туган йорт, аның нигез ташлары турында гына түгел. Әсәр туган телгә мәхәббәт төшенчәсен дә үз эченә ала.

 Бу хакта техникумның тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Резеда Гариповадан да сораштым. “Спектакльнең тәрбияви асылын ассызыклар идем. Биредә татарның үз туган теленнән, туган нигезеннән йөз чөереп, нинди көлке халәттә яшәвен күреп була”, – ди ул.

 Бик мөһим мизгел – зал тулы иде. Монысы өчен техникум җитәкчелегенә рәхмәт. Вакытын да тапканнар, билетлар да студент халкы өчен кулай  бәядән булган. Студентлар һәр эпизодны аңлап, кирәк вакытта көлеп, кул чабып, дөресен әйтик, рәхәтләнеп карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International