23 сентябрь көнне Олы Әтнәдә “Милләтләр кроссы-2012” старт алды. Йөгерүдә барысы 100дән артык кеше катнашты. Быелгы йөгерешнең тагын бер яңалыгы – гаиләләре белән катнашучылар да булды. Шулай ук олысы да, кечесе дә бик теләп катнашты. Көннең җәйге кебек матур, аяз, җылы булуы да “Милләтләр кроссы-2012”нең табигать тарафыннан хуплануы иде күрәсең. Йөгерүдә катнашып җиңү яулаучыларга бүләкләр бирелде. Шулай ук “Иң яшь йөгерүче” – Күлле Киме авылыннан Раил Хәмидуллин һәм “Иң өлкән йөгерүче” – Олы Әтнә авылыннан Мәхмүт Сәмигуллин да истәлек бүләкләре тапшырылды.