социаль хезмәт алучыларның газ һәм мич җиһазларының торышын тикшерү буенча эшче төркем төзелде

2019 елның 12 марты, сишәмбе

Әтнә муниципаль районында эшче төркем белән янгын

куркынычсызлыгы буенча рейдлар

      Республикада янгын очраклары ешаю сәбәпле Әтнә  муниципаль районында социаль хезмәт алучыларның газ һәм мич җиһазларының торышын тикшерү буенча эшче төркем төзелде. Бу төркемгә Дәүләт янгынга каршы хезмәте, җирле үзидарә органнары, "Изгелек" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, газ  хезмәткәрләре керә.

1 марттан 6 мартка кадәр эшче төркем социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең  һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү карамагындагы гражданнарның  йорт хуҗалыкларына рейд ясадылар.

       Тикшерү барышында комиссия иң беренче чиратта газ һәм мич җиһазларының техник торышына, техник хезмәт күрсәтү вакытына, янгын белдерү сигналлары булуга игътибар итә. Рейд вакытында ачыкланган җитешсезлекләр актларга теркәлеп барды. Шулай ук гражданнар белән газ һәм электр җиһазларын дөрес куллану буенча аңлату эшләре алып барылды, аларга янгын куркынычсызлыгы чаралары турында мәгълүмати белешмәлекләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International