Күркәм гадәт буенча, инде алтынчы ел Күәм урта мәктәбе бозында Реваль Низамов һәм Илгизәр Зарипов истәлегенә багышланган хоккей ярышлары булып узды. Турнир елдан ел үзенең географиясен киңәйтә бара, биредә Әтнә командаларын гына түгел, ә күрше районнардан килгән хоккей яратучыларны да күрергә, матур уеннарны карап хозурланырга мөмкин иде. Турнирның шулай озын гомерле булуын даими иганәчеләре - җирле эшмәкәр Р.Хәбибуллин һәм "Тукай" хуҗалыгының уртак тырышлыгы белән аңлатып буладыр. Ветераннар арасында хәлиткеч көрәштә кубокны боз хуҗалары - Күәм командасы яулады.
2013 елның 5 гыйнвары, шимбә