“Трактор” операциясе башланды 8 июньдә әнә шул исемдәге операция башланды һәм ул 30 нчы июньгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге операция барышында трактор йөртүченең таныклыгыннан алып, тракторның, прицепларның төзеклеген, учетка куелганмы юкмы икәнен, кыскасы, трактор һәм тракторчы белән бәйле барлык эшләр дә тикшереләчәк. Бу хакта ЮХИДИнең Әтнә бүлекчәсе хезмәткәрләре хәбәр итте.
Бүген Россия Федерациясенең дәүләт бәйрәме - Россия көне. Әлеге көн 1998 елдан билгеләп үтелә. Ә аңа кадәр, 1990 елда Россия Федерациясенең дәүләт мөстәкыйльлеге турында белдерү кабул иткән көннән, Россия бәйсезлеге көне буларак билгеләп үтелде. Бу көнне Россия халкы ял һәм бәйрәм итә.