«Созвездие- Йолдызлык» фестиваленең район туры гала-концерты үтте
108 нче номерлы янгын сүндерү бүлегенә экскурсия
Куркыныч метеорологик күренешләр фаразланмый
халык исеме бирелергә Республика традицион мәдәният үзәгеннән комиссия килде
Әтнә ветеринария берләшмәсе ветспециалистлары тарафыннан СХПК “Менгер” кумәк хуҗалыгы сыерларыннан лейкозга hәм бруцеллезга тикшерү өчен кан алынды. Участок ветврачлары аерым хужалыклар белән язгы hәм көзге ветеринар услугулар күрсәтер өчен договорлар тозештелэр.
Әтнә районының "Снежные Барсы" хоккей командасы 3 мартта Марий Эл республикасының Морки бистәсендә узган ачык турнирда катнашты. Команда ярышларда лаеклы чыгыш ясады һәм очрашу нәтиҗәләре буенча мактаулы 1 урынны алды. Команда җитәкчесе-Әтнә районы Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Гайфуллин Зөфәр.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарэсе “Әтнә районы Дәүләт Ветеринария Берләшмәсе” мал табиблары тарафыннан 2019 елның 18 февраленнән 22 нче февраленә кадәр Ленин исемендәге нәсел заводы, ООО Агрофирма “Уныш” hәм Фәйзи Галиев исемендәге күмәк хуҗалыгы 3200 баш эре мөгезле терлекләренә нодуляр дерматитка каршы вакцинация үткәрелде. Шулай ук СХПК “Менгер” hәм ООО Агрофирма “Уныш” кумәк хуҗалыгы сыерларыннан лейкоз hәм бруцеллезга тикшерү өчен кан алынды hәм туберкулинизация үткәрелде. СХПК “Кушар” күмәк хуҗалыгы сыерларына себер язвасы hәм эмкарга каршы вакцинация эшләнде.
23-24 февраль көннәрендә Әтнә муниципаль районы башлыгы кубогына хоккей ярышлары узды . Уеннарда районның 6 ир-ат командасы катнашты. 23 ачылу тантанасында команда ике төркемгә бүленде һәм Береске һәм Олы Әтнә шугалакларында уеннар дәвам итте. Финалга 4 команда чыкты һәм алар уеннарны 24 февральдә дәвам иттеләр. Очрашу нәтиҗәләре буенча 1 урынга Әтнә командасы а,2 урынны-Бәрәрскә,3 урынны - Куәм,4 урынга-Яңа Шашы командалары лаек булдылар.
Халыкны эш белән тәэмин итүне арттыру һәм эшсезлек дәрәҗәсен киметү максатыннан «Россиядә эш» гомумроссия вакансияләр базасы-дәүләт ярдәме белән эш эзләү өчен Россиядә беренче портал төзелде һәм кулланышка кертелде. Порталда уникаль вакансияләр базасы бар, анда илнең барлык төбәкләрендә эш урыннары турында мәгълүмат бар; «Россиядә эш» порталының барлык сервислары да алырга теләүчеләр өчен дә, эш бирүчеләр өчен дә бушлай; дәүләт ресурсы мошенниклык һәм намуссыз гамәлләрдән ышанычлы яклауны тәэмин итә. Портал мөмкинлекләре белән түбәндәге адрес буенча танышырга була: http://trudvsem.ru/
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарэсе “Әтнә районы Дәүләт Ветеринария Берләшмәсе” мал табиблары тарафыннан 2019 елның 11 февраленнән 16 нчы февраленә кадәр СХПК “Тан”, ООО “Шахтер”, СХПК “Кушар”, СХПК “Менгер” hәм ООО “Тукаевский” күмәк хуҗалыгы эре мөгезле терлекләренә нодуляр дерматитка каршы вакцинация үткәрелде. Шулай ук Ленин исемендәге нэсел заводы кумәк хуҗалыгы сыерларыннан лейкоз hәм бруцеллезга тикшерү өчен кан алынды hәм туберкулинизация үткәрелде.