В Атнинском районе завершилась Всероссийская сельскохозяйственная перепись

2016 елның 19 августы, җомга

Бу хакта азык- төлек һәм авыл хуҗалыгы министрлыгының рәсми порталында хәбәр ителә.

Сан алу барлыгы 46 көн дәвам итте. Шул вакыт эчендә сан алучылар  республика буенча барлыгы 448,4 мең шәхси хуҗалык, 3333 крестьян- фермер хуҗалыгы, 1382 коммерцияле булмаган оешмалар һәм 764 авыл хуҗалыгы җәмгыятләрендә булган.

Сан алуның беренчел нәтиҗәләре быел ук билгеле булыр дип көтелә. Бу саннарны дүртенче кварталда күрергә мөмкин булачак. Ә иң соңгы нәтиҗәләр 2017 елда игълан ителәчәк.

Исегезгә төшереп узабыз, Әтнә районы буенча бу эшне 12 сан алучы башкарды. Аларның һәрберсенә 460 – 490 йорт туры килде. 5392 шәхси ярдәмче хуҗалык һәм 16 фермер хуҗалыгы испкә алынды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International