Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының 2016 елгы урак барышы буенча 26 июльгә биргән оператив мәгълүматларына караганда, республикада 1491,5 мең гектар мәйданнарның 250,2 меңендә урып-җыелган. Бу тиешлегә карата – 17 %. Әлегә уңыш – гектарыннан 31,9 центнер тәшкил итә.
Әтнәдә тиешле мәйданнарның 11 процентында урып-җыелды. Әлегә һәр гектардан 23,4 центнер уңыш алабыз.