Делегация Атнинского района участвовала в национальном празднике «Пеледыш пайрем» в Параньгинском районе

2016 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

Татарстанның чит төбәкләрдә сабантуй бәйрәме үткәрүе матур гадәткә керде. Әлеге традицияне дәвам итеп, районыбызның 40 тан артык мәдәният хезмәткәре 10 нчы июльдә Мари иленең Бәрәңге сабантуенда чыгыш ясап кайтты.

“Бәрәңге халкы районыбызның Бәрәскә мәдәният йортының бию коллективы, Олы Әтнәнең “Сөмбелә” ансамбле чыгышларын аеруча ошатты. Риваль Хисмәтуллин, Руслан Галимуллин, Ильгина Нигъматуллина кебек үзебез дә алкышлап тыңлаган җырчыларны кабат-кабат чакырып җырлаттылар. Шул рәвешле артистларыбыз мәйданда сәгатьтән артык чыгыш ясадылар. Сабантуй сәгать 11 дә башланырга тиеш иде, азрак яңгыр яву сәбәпле, төштән соң гына башланып китте. Безне дә яраттылар, без дә Бәрәңге халкының бәйрәм итә белүенә, аларның гадилегенә сокланып кайттык”, – ди район мәдәният йорты методисты Ләйсән Гарипова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International