Экзамен в ГИБДД: теперь всё будет по-другому

2016 елның 5 апреле, сишәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгы имтихан тапшыру тәртибенә үзгәрешләр кертте.

Хәзер сынауның теория өлешендә элеккеге кебек 20 сорауга ике тапкыр ялгыш җавап бирү рөхсәт ителсә дә, ялгышкан очракта өстәмә 5 сорауга җавап бирергә туры киләчәк. Практик өлеш тә катлаулана: махсус мәйданчыкта тапшыру мөмкин булган тестлар исемлеге 10нан 17гә җитә. Бәя бирү системасы да үзгәрә. Имтихан алучының таләпләрен үтәмәү тупас кагыйдә бозу буларак бәяләнә һәм моның өчен 5 штраф балл языла. Ә саклык каешын эләктермәгәнгә 3 штраф балл язачаклар.

Интертат.ру

 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International