"Тантана-2016"

2016 елның 28 марты, дүшәмбе

27 мартта Халыкара театр көнендә алтынчы мәртәбә Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының “Тантана”(«Триумф») премияләре тапшырылды.

«Тантана» - театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен ел саен бирелүче профессиональ премия. Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының “Тантана”(«Триумф») премияләре тапшыру тантанасында "Театр традицияләренә тугрылык өчен" дипломына ия булды.

Театр коллективын олы бүләге белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International