В ООО «Тукаевский» - новое животноводческое помещение

2016 елның 9 марты, чәршәмбе

“Тукай” терлекчелеге сөт саву буенча гына түгел, терлекләрдән үсеш алу өлкәсендә дә алга ыргылыш ясады.

Әлбәттә, моның нигезендә икътисадны тотрыклы итү, терлекләрне яңа технологияләр буенча, заман таләпләрен искә алып төзелгән торакларда тәрбиялә үята. Ә алар яңгырдан соң баш төрткән гөмбәләр күк: районның әле бер, әле икенче хуҗалыгында калкып чыгалар. “Тукай”ның Олы Әтнә фермасындагы хәзерлек таналары өчен дип үзгәртеп корылган, элекке үгезләр торагын карап кайттык. Ферма, тирес белән бәйле булса да, гаҗәеп манзара дип шаккаттык. Торакның буе, киңлеге – иркенлеге һәм мондагы чисталыкка сокландык. Торак һәм аның хуҗалары белән терлекче Фәрит Нәҗипов таныштырды.

Монда эшләргә үк күңелле. Иртән килеп торак ишеген ачып, кичен ябып кына кайтып китәм дияргә дә була. Чөнки барысы да техникага көйләнгән... Өстәвенә, күрше торакта гына җәмәгатем дә яшь бозаулар тәрбияли, - дип елмая. Бүгенге көндә биредә 390 тана тәрбияли. Таналар калын салам түшәктә йоклыйлар, иркен хәлдә кардага чыгып-кереп йөриләр.

Монда әлегә 5 отсек: өчесендә – хәзерлек, икесендә буаз таналар тәрбияләнә. Киләчәктә бу торакта 600-700 баш терлек тәрбияләнәчәк., - дип сүзгә зоотехник Айрат Галимҗанов кушылды...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International