Атнинский район занимает 4-е место в республике по валовому производству молока за сутки.

2016 елның 23 гыйнвары, шимбә

Хәтерлисездер, элегрәк Әтнә тулай сөт саву буенча Татарстан районнары уртасындарак иде. Ә хәзер республикада беренчелеккә омтыла. Тулай сөтне Әтнәдән дә күбрәк 3 кенә районда савалар.

22 гыйнварга Балтач – 168,5 тонна, Кукмара – 163,5 тонна, Арча 149,3 тонна тулай савымга ия. Әтнәнеке ул 145 тонна тәшкил итә. Татарстан буенча бу көнне 3032,5 тонна ук булды.

Монда бик мөһим бер күрсәткеч бар. Авыл хуҗалыгы җирләренең 1 гектарына карата сауган сөт күләме буенча безнең районга җитүче юк. Бу авыл хуҗалыгы җирләренә карата савым сыерлары тыгызлыгын күрсәтә. Моннан тыш, бер баш сыердан сөт саву буенча да без – 1 урында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International