Мәктәп укучыларының кышкы каникуллары чорында "Ашыт" мәдәният һәм спорт үзәгендә спорт ярышлары узачак.
5 гыйнвар көнне район спартакиадасы кысаларында кызлар арасында баскетбол ярышлары үтә. Моннан тыш, 2-11 гыйнвар көннәрендә авыл командалары арасында ӘВЛ (Әтнә волейбол лигасы) дәвам итәчәк. Яраткан командаларыгыз өчен көч бирергә ярышларга килә аласыз.