Районыбыз, республикабыз халкына сөенечле хәбәр җиткерәбез. Россия Президенты В.В. Путинның 2015 елның 22 декабрендә дөнья күргән 649нчыУказы нигезендә районыбыз башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов “За заслуги перед Отечеством 4 степени”ордены белән бүләкләнде.
Әлеге олы бүләк Габделәхәт Гыйлемхан улына озак еллар Россия, Татарстан халкына фидакарь хезмәт иткәне, нәтиҗәле эшләп, авыл хуҗалыгының игенчелек, терлекчелек тармагын күтәргәне, халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртканы өчен бирелде.
Россия Федерациясенең олы бүләген Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Татарстан Республикасының Муниципаль берәмлекләр советының X съездында тапшырды.