В Атнинском районе надой на одну корову составил 18,8 кг.

2015 елның 12 августы, чәршәмбе

11 августка район күмәк хуҗалыклары 127 тонна сөт саудылар. Татарстанның авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча бу көнне Әтнәдә бер баш сыердан уртача 18,8 килограмм сөт савылган. Республикада иң зур күрсәткеч бу. Барлык 43 районда уртача 14,7 килограмм сөт сауганнар. Авыл хуҗалыгы җирләренең 1 гектарына исәпләгәндә бездә 2,37 килограмм сөт савылды. Бу күрсәткечкә дә җитүче юк. Татарстан буенча ул 0,86 килограмм гына.

Гомумән алсак, республиканың 43 районында бу көнне 3423,3 тонна сөт савып алдылар. Биредә безнең өлеш – 127 тонна. Кыскасы, Татарстанда бу көнне сауган барлык сөтнең 3,7 проценты Әтнәгә туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International