«Народный инспектор» помог выявить 13,5 тысяч нарушителей ПДД в Казани

2015 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

Интернет челтәреннән алган хәбәрләргә караганда, Казанда «Халык инспекторы» ярдәмендә 13,5 мең юл кагыйдәләрен бозучы ачыкланган.

“Халык инспекторы” 2014 елның ноябреннән бирле эшли. Бу чорда Казанның ЮХИДИенә шәһәр халкыннан 12,5 мең хәбәр кергән. Әлеге фотофакт-хәбәрләр нигезендә юл кагыйдәләрен бозган өчен 13,5 мең йөртүчене штрафка тартканнар.

Шәһәрнең ЮХИДИ хезмәткәрләре еш кына машина белән җәяүлеләрне бәрдереп китүләрен истә тотып, гражданнардан тиешле урында җәяүлеләргә юл бирмәүче транспорт ияләре турында хәбәр итүне сорыйлар.

Видеода автомобильнең теркәү номерлары, җәяүле һәм “Пешеходный переход” яки тиешле билгесе күренергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International