Республикада узучы “Нечкәбил – 2015” матурлык һәм гаилә бәйгесендә Олы Әтнә урта мәктәбе укытучысы Эльмира Мәгъсумованың да катнашуы турында язган идек инде. Менә тагын бер сөенечле хәбәр – Эльмира Ренат кызы сайлап алу этабын узып, ярымфиналга үткән. Бәйгенең бу этабы сентябрь аенда башкалабызның “Эрмитаж" клубында узачак.