Мамадышта узган “Авыл яшләре көннәре”нең соңгы нәтиҗәләре турында соңрак хәбәр итәрбез. Беренчел мәгълүматларга караганда, Иске Җогып авылыннан Сабирҗановлар гаиләсен призлы – 3 урын алулары белән котларга була. Шахматчыларыбыз чыгышы да мактауга лаек, алар 4 урын яуладылар. Районның спорт, яшьләр эше һәм туризм комитеты җитәкчесе Камил Сираҗиев та 42 район спортчылары арасында барган ярыш нәтиҗәләрен начар дип санамый.