Әтнәдә яңа торак сафка басачак

2015 елның 1 июле, чәршәмбе

Күшәр күмәк хуҗалыгында тиздән яңа торак комплексы эшли башлаячак.

800 баш сыерга исәпләнгән әлеге комплекска узган елны ук нигез салынган. Төзелешнең подрядчигы – Арчадан  ИП Төхвәтуллин. Әлеге шәхси эшмәкәр бригадасы егетләре район хуҗалыкларына яхшы таныш. Алар белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә районда бик күп яңа комплекслар үсеп чыкты.

Яңа төзелеп килгән комплекста 400әр баш  сыерга исәпләнгән ике сыер торагы, саву залы һәм бозаулату торагы булачак.  Бүгенге көндә биредә монтаж эшләре бара, шушы көннәрдә стеналарына сэндвич панельләр кайта башлаячак.Торакларга Вестфалия немец компаниясе җитештергән  җиһазлар куелачак дип көтелә.

Эшне узган ел җәй башлаган идек. 8 кешелек бригада эш алып бара. Комплекс 2016 елның көзендә тапшырылырга тиеш. Аңарчы эшне тәмамларбыз дип уйлыйм, - ди егетләрнең бригадиры Рәшит Закиров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International