27 июнь яшьләр көне уңаеннан, район үзәгендә бәйрәм тамашасы уза. Көндезге сәгать уннарда волейбол, баскетбол, мини футбол белән башланып киткән чара, башка төр спорт уеннары, җыр-бию, уен-көлке белән дәвам итәчәк. Шулай ук бәйрәмгә кичке җиделәрдә Салават Миңнеханов, Гүзәлем, “Иттифак” төркеме, Илгиз Шәйхерәзиев килә. Бәйрәм дискотекасы да була. (6+).