Нәтиҗәләр начар түгел 25 көнне унберенче сыйныф укучылары Арчага барып географиядән һәм рус әдәбиятеннән БДИ тапшырачаклары турында хәбәр иткән идек инде. Аларда барысы 4 укучы катнашып, ике укучы географиядән, икесе рус әдәбиятыннан имтихан тапшырды. Нәтиҗәләре дә билгеле булган инде. Тулаем алганда алар начар түгел, дип хәбәр иттеләр район мәгариф бүлегеннән.