Балаларны яклау көне

2015 елның 2 июне, сишәмбе

Шушы уңайдан Олы Әтнәнең мәктәп яны лагерена йөрүче балалар “Ашыт“ мәдәният һәм спорт комплексының парковкасында асфальтка рәсемнәр ясадылар. Аларның төп темасы – Бөек Җиңүнең 70 еллыгы. Шуңа бәйле рәвештә, җәй, мәктәп тормышы, гаилә, спорт темаларын яктырткан рәсемнәр дә игътибар үзәгендә булды. Әлеге чараны район мәдәният бүлеге спорт мәктәбе белән берлектә үткәрде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International