V-я Республиканская Спартакиада пенсионеров

2015 елның 29 мае, җомга

Казанның “Буревестник” стадионында пенсионерларның Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган V спартакиадасы узды. Районның ветераннар советы рәисе Мингазиз Зиннәтов сүзләренә караганда, 5 спорт төреннән торган бәйгедә безнең 5 ир-ат һәм 5 хатын-кыздан торган команда да катнаша. Биредә электрон винтовкадан аталар, өстәл теннисы уйныйлар, 50 метр арага йөзәләр, шахмат уйныйлар, 400 һәм 200 метр арага йөгерәләр. Бәйгеләрдә бөтен республика буенча 475 пенсионер катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International