Соңгы кыңгырау. Күпләр өчен моңсу тантана булды ул. Укучылар, укытучылар, әти-әниләр өчен... 11ләргә багышланган теләкләр күп булды. Ә беренче сыйныфлар теләкләрен унберләрнең һәрберсенә багышлап шигъри юллар аша җиткерделәр. Бик ошаган мизгелне язмыйча калып булмый – укучылар укытучылары белән вальс әйләнделәр. Ә тантанага килсәк, бик дәрәҗәле кунаклар да бар иде. Ветеран укытучыларны да чакырганнар, бик теләп тамаша кылдылар. Тантананы болытлар алып килгән давыл аздан гына бозмый калды үзе. Шөкер, директор урынбасары Фәрдия Илгиз кызы өлгер булып чыкты – болытларны куып таратты... Хәер, башкасын сөйләмим, сер булып калсын. “Әтнә таңы”н укыгыз – барысы белән дә танышырсыз.
Ә “Соңгы кыңгырау” фотолары белән соңрак таныштырырбыз.