Төркиянең Татарстандагы генерал консулы Турхан Дилмач белән очрашу

2015 елның 23 мае, шимбә

Казанда галим -лингвист , төрек лингвистикасын Европа дәрәҗәсенә күтәрүче, тюрколог, профессор, Истанбул университеты каршындагы тюркология институты директоры , шул ук вакытта татар халкының мәдәни агартучысы Рәшит Рәхмәти Аратның тууына 115 ел булу уңаеннан конференция эшен башлап җибәрде. Әлеге конференциядә катнашучылар галимнең туган ягында - районыбызның Иске Өҗем авылында да булып киттеләр.  Әтнәгә Рәшит Рәхмәтинең туганнары белән беррәттән аның шәкерте-  профессор, доктор Осман Фикри Серкая, галим эшен өйрәнүче төрек кунаклары, күренекле галим Мирфатыйх Зәкиев һәм Төркиянең Татарстандагы генераль консулы Турхан Дилмач та кайтты. Әлеге зур вакыйга турында газетабызның киләсе саннарында укый аласыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International