Җәйге мәктәп яны лагеры

2015 елның 22 мае, җомга

Җәйге каникуллар якынлаша. 1 июньнән мәктәп яны лагерьлары эшли башлаячак. Быел алар ун мәктәптә оештырыла. Мәктәп яны лагерьлары белән беррәттән хезмәт лагерьлары да эшләячәк. Барысы 381 бала , шуның 311 – ял, 70е – хезмәт лагерьларына йөриячәк.  Ял лагерьлары -21, хезмәт лагерьлары исә - 18 көн дәвам итәчәк. Шунысын да әйтергә кирәк, Олы Мәңгәр һәм Яңа Шашы мәктәпләрендә ремонт бару сәбапле, аларда мәктәп яны лагерьлары эшләмәячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International