Халыкара музейлар көне

2015 елның 18 мае, дүшәмбе

Әтнә мәдәният бүлеге биргән мәгълүматлар буенча, районда бүген өч музей эшләп килә. Болар - Күлле Киме мәктәбендә Сибгат Хәким исемендәге, Комыргуҗа мәктәбендәге Шиһабетдин Мәрҗани музее, Олы Әтнәдә урнашкан Даутов йорт-музее. Соңгысы әле ачылмаган. Моннан тыш Күәм мәктәбендә Самат Шакир музее, шулай ук мәктәпләрдә сугышчан дан музейлары да эшләве билгеле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International