Юл хәрәкәте куркынычсызлыгының өченче глобаль атналыгы узганын

2015 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгының өченче глобаль  атналыгы узганын хәбәр иткән идек. Менә шул атналык кысаларында 14 май көнне Олы Әтнә мәктәбенең башлангыч укучылары, дүрт класста укучы балалар, ЮХИДИнең Әтнә инспекторы Фәнил Муллагалиев белән очрашып, юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерделәр. Әлеге чара кысаларында бәйгеләр, уеннар үткәрелде. Ул  юл хәрәкәте кагыйдәләрен үз эченә алган иде. Әлеге чарадан  барысы да: инспектор да, аны оештыручы мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре дә, балалар да канәгать калдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International