Бөек җиңүнең 70 еллыгына мемориаль такта ачылды

2015 елның 13 мае, чәршәмбе

Җогыпта да бәйрәм чаралары үткән Иске Җогып авылында бәйрәм көннәрендә мемориаль такта ачылды. Әлеге чарага без алдан ук ныклап әзерләндек. Бәйрәм барышында әле яңа гына басылып чыккан “Яралы балачак“ китабыннан өзекләр укыдык. Өлкәннәр дә, килгән кунаклар да бик җылы кабул итте ул чыгышларны. Гомумән, әлеге китапны чыгаруга ярдәме кергән һәркем бик зур эш башкарганнар. “Яралы балачак“ район халкы өчен зур хәзинә“, - дип хәбәр итә газетабыз хәбәрчесе Раушан абый Садыйков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International