Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әтнә муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Авыл җирлекләре
Идарә органнары
Район тормышы
Социаль эшмәкәрләргә һәм СО НКО ярдәм итә
Службы и организации района
Программы, проекты, конкурсы
Муниципаль контроль
О бюджете муниципального района
Муниципаль хезмәт
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Территориаль сайлау комиссиясе
Строительство и ЖКХ
Халык өчен мәгълүмәт
Кулланучыларның хокукларын яклау
Файдалы сылтамалар
Документлар
Статусные документы
Проекты документов
Решения Атнинского районного Совета
Постановления и распоряжения главы
Постановления и распоряжения РИК
Антикоррупционная экспертиза НПА
Матбугат хезмәте
Лента новостей
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Пресс-релизы
Официальные выступления главы
Официальный блог главы
Контакты
Обращения граждан
Нормативно-правовая база
Порядок и время приема граждан
Интернет-приемная
Обзор обращений граждан
Обратная связь
Контактная информация
Опросы населения
Телефоны доверия и горячей линии
Ваше мнение
Поддержка сайта
Муниципаль районнар
Әтнә муниципаль районы
“Яралы балачак” китабын тәкъдир итү кичәсе
2015 елның 11 мае, дүшәмбе
Габдулла Тукай исемендәге драма театры бинасында Бөек Ватан сугышы чорындагы тыл хезмәтчәннәре, өлкән яшьтәгеләр катнашында “Яралы балачак” китабын тәкъдир иттеләр. Китапта тәкъдим ителгән истәлек-хатирәләрнең геройлары – районыбызда яшәгән иманлы, намуслы гап-гади авыл кешеләре. 1928-1945 елларда туган сугыш чоры балаларының гыйбрәтле хатирәләре тупланган. Төзүче-авторлары – китапханәчеләр Гөлнур Насыйрова, Алсу Әскарова. Китапны нәшер итүдә район хакимияте матди ярдәм күрсәткән. “Яралы балачак”ны тәкъдир итү концерт номерлары белән үрелеп барды. Кичәне район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов ачып җибәрде. Китапта искә алынганнарның кайберләре сәхнәгә чыгып истәлекләре белән уртаклаштылар. Хәзер Казанда яшәүче бик күп җырлар авторы, күллекимеле Фердинат Гайсин язмышы гыйбрәтле. 6 айлык вакытта әтисе сугышта һәлак була, әнисен исә, ачтан тилмергән баласына дип кесәсенә бер уч ашлык салып кайтканы өчен хөкем итәргә телиләр... Шулай итеп ул түгәрәк ятим кала. Сәхнәдә яңгыраткан, иҗат иткән шигырьләренең дә берничәсе ятимлекне, ачы язмыш мизгелләрен үз эченә ала. Нуриев Җәүдәт уй-теләкләрен бик кыска итеп белдерде: “Изге теләгем бар, без күргәнне, кичергәнне киләчәктә беркем күрмәсен иде”, - диде. Исеме бөтен республикага билгеле, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гомәр ага Мәрдәнов исә үзен сәхнәгә чакыргач: “60 ел сәхнәдән төшмәдем. Бүген монда – залда, сезнең арада гына утырыйм әле”, - дип, тамашачыларга Бөек Җиңү белән котлау сүзләрен җиткерде. Тагын бер Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илгиз Кадыйров: “Фашистларны тылдагылар тырышлыгы белән дә җиңдек”, - дип, бу уңайдан иҗат иткән “Авыл хатыннары” исемле шигырен яңгыратты. Шунысына күңел булды – авторлар безне дә искә алганнар. “Китапка кергән истәлекләрне туплауда, басманы әзерләүдә булышкан Әтнә районы китапханәчеләренә, ярдәм иткән мәгариф хезмәткәрләренә, “Әтнә таңы” газетасы коллективына, безнең эшебезне хуплаган, һәрдаим булышлык күрсәткән барлык җитәкчеләргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез”, дигән юлларны укып куандым.
http://www.atnya-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
февраль, 2026 ел
2026 елның 1 гыйнварыннан НКО хисаплары бары тик электрон рәвештә генә кабул ителә: 2025 ел өчен тапшыру вакыты – 2026 елның 15 апреленә кадәр
2026 елның 1 гыйнварыннан НКО хисаплары бары тик электрон рәвештә генә кабул ителә: 2025 ел өчен тапшыру вакыты – 2026 елның 15 апреленә кадәр
3
февраль, 2026 ел
Метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында Консультация кисәтү
Метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында Консультация кисәтү
ХАЛКЫМ МИРАСЫ
ХАЛКЫМ МИРАСЫ
2
февраль, 2026 ел
«Җиңүчел кануннары: 100 баллга югарылыкның серләре!»
«Җиңүчел кануннары: 100 баллга югарылыкның серләре!»
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз