Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары!
Хөрмәтле тыл хезмәтчәннәре!
Сугыш елы балалары!
Кадерле райондашлар һәм районыбыз кунаклары!
Сезне ихлас күңелдән иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Бөек Җиңү көне белән котлыйм. 1945нче елның маенда фашист илбасарларын җиңеп, Рейхстаг түбәсенә Җиңү байрагын кадаган көннән соң, 70 ел узып киткән.Ә хәтер яши, ул – мәңгелек. Без Бөек Җиңүнең миллионнарча ватандашлар каны һәм җаны бәрабәренә яулануын онытырга тиеш түгел. Бу дәһшәтле сугышка районыбыз авылларыннан барысы 6408 кеше китә, шуларның 3963 чит җирләрдә мэңгегә ятып кала. Арабызда якыннары сугыш кырында ятып калганнар, хәбәрсез югалганнар, туган ягына яраланып кайтканнар да, исән-сау кайтканнар да күп. Еллар узу белән тән яралары төзәлсә дә, җан яраларының сыкрауларын, газиз ирләрен яу кырында югалткан толларның йөрәкләре сулкылдауларын, ә сугыш елы балаларының әрнүләрен оныта торган түгел... Ватан өчен дәһшәтле көрәштә кан койган ветераннарның яралары да гомерлек.Кызганычка каршы, ветераннарның саны елдан-ел кими.Бүгенге көндә районыбызда бары 15 сугыш ветераны гомер кичерә. Тыл хезмәткәрләре саны да күп түгел: районыбызда нибары 510 тыл хезмәткәре яши.
Кадерле ветераннар! Тән яраларыгыз сугыш елларын мөмкин кадәр сирәк искә төшерсен, олыгайган көннәрегездә Аллаһы Тәгалә җан яраларыннан сакласын иде үзегезне. Сез күргәннәрне, Сез кичергәннәрне кабат кичерергә язмасын иде.
Без, сугыштан соңгы буыннар, бүген Сезнең алда баш иеп, тиңдәшсез батырлыгыгызга, рухыгызның ныклыгына сокланабыз. Бүген дә сафта булуыгыз белән горурланабыз. Бәхәссез факт: бай тормыш тәҗрибәгез, зирәк киңәшләрегез белән яшь буында туган җиргә мәхәббәт, Ватанга хөрмәт тәрбиялисез. Барысы өчен дә олы рәхмәт Сезгә!
Бөек Ватан сугышы ветераннарына хөрмәт йөзеннән илебездә, шул исәптән Әтнә җирендә дә бик күп эшләнә. Бу очракта сугыш ветераннарының торак шартларын яхшыртуга юнәлгән махсус программаны искә алу урынлы булыр. Шул нигездә районның сугыш ветераннарына бөтен уңайлыклары булган фатирлар, торак йортлар төзелде. Хөкүмәтебез сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балаларының пенсияләрен арттыру өстендә һәрдаим эшли.
Сездән бүгенге көнгә кадәр килгән иң зур мирас – тәрбияле, оста, һәрвакыт нидер эшләргә, булдырырга омтылган яшь буын. Бүгенге буын патриотик рухта тәрбия ала, әби-бабаларының батырлыгын һәрвакыт истә тоткан хәлдә, өлкән буынга ихтирамлы булырга өйрәнә. Монда Сезнең өлешегез дә зур. Зур сугыш, коточкыч фаҗига аша үткән Сезнең буын,яшьләрне өлкәннәргә һәм бер-береңә карата хөрмәткә, булганның кадерен белергә һәм исраф итмәскә өйрәтә.
Кадерле ветераннар! Сезне тагын бер катБөек Җиңү бәйрәме белән тәбрик итәм. Иң кирәкләре – сәламәтлек, таза-саулык, гаилә иминлеге, озын һәм куанычлы гомер телим. Дөньялар тыныч булып, иминлектә, балаларыгыз, оныкларыгыз, якыннарыгызның кадер-хөрмәтендә яшәргә насыйп булсын.
Бөек Җиңү көне мөбарәк булсын!