“Татарстанлы өлкән кешенең социаль портреты”

2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Җиңүнең 70 еллыгы

Чын ветераннарны хөрмәтләделәр

Республиканың Пенсия фонды каршында оешкан Пенсионерлар Союзы игълан иткән “Татарстанлы өлкән кешенең социаль портреты” бәйгесендә әтнәләр катнашканын хәбәр иткән идек.

    Бәйгегә Түбән Шашы авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Фәйзи ага Галиевне “Трудовое долголетие” номинациясендә – Күңгәр мәктәбе укытучысы, килене Суфия Галиева, ә Күәм авылында авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Рәхимҗан ага Мозаффаровны – “Компьютерная электронная презентация  “Ветеран живет рядом” номинациясендә Күәм урта мәктәбе укытучылары Алия  белән Равил Садриевлар тәкъдим иттеләр. Пенсия Фондының Әтнә бүлекчәсендә Гөлсинә апа Нәҗмиева,  район ветераннар союзы рәисе Миңгазиз Зиннәтов белән бергәләп карап Казанга озаткан идек. Барыбызның да теләге бер – бәйгенең җиңүчеләре булсыннар иде дип теләдек, авторлардан бигрәк, менә шушы ветераннарыбызны тагын бер кат күрсәтәсе, олылыйсыбыз килде. Күәм мәктәбенең тарих  укытучысы Равил Садриев әйткәнчә, безнекеләргә җиткәне бик сирәк. Эшләрне җибәрдек тә онытырга тырыштык, шулай да кызыксыну да, ышану да көчле иде һәм менә куанычлы хәбәр: безнекеләр җиңүчеләр арасында, урыннары да кызыксындырмады, иң шатландырганы – безнең ветераннарның үзләрен чакырдылар. Мондый ук хөрмәтне көтмәгән идек. Алгарак китеп булса да әйтим, “Болай зурлыйсыларын белгән булсам, тагын берничә вакыйганы сөйләгән булыр идем сиңа”, – диде Рәхимҗан ага үзе белән барган Равил Садриевка. Әйе менә шулай бергәләп, Фәйзи ага Галиев,  Рәхимҗан ага Мозаффаров, Күңгәр мәктәбе укытучысы Суфия Галиева, Равил Садриев, Миңгазиз абый Зиннәтов белән бергәләп бардык Казанга. Пенсия фондының Әтнә бүлекчәсе коллективы Гөлсинә апа Нәҗмиева табын  әзерләп, кунак итеп озатты.

      Тантана Казан мәдәният университетының актлар залында узды. Монда республиканың 33 районыннан дә вәкилләр, ветераннар чакырылган иде.   Безне мәдәният университетының студентлары, укытучылары, республиканың пенсионерлар союзы рәисе Любовь Николаевна Миншина үзе каршы алды. Ул гына да түгел, әлеге бәйгене оештырган, килгән 300ләп эшне караган жюри әгъзалары, уку йортының ректоры Ривкат  Йосыпов, Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе рәисе урынбасары Елена Петровна Полякова, Татарстан республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сария Харис кызы Сабурская, ТР дәүләт советы рәисе урынбасары Татьяна  Петровна Ларионова һәм башка бик күп җәмәгать эшлеклеләре сәламләде. Уку йорты студентларыннан оешкан ансамбь көйләре астында залга үттек. Ветераннарның үзара очрашуларын, кочаклашуларын, студентларның ветераннар белән фотога төшүләрен язып тормас та идем. Тик күзгә яшь китерә торган мизгелләр еш кабатланды, Рәхимҗан ага белән Фәйзи абыйны, студентлар гына түгел, олыраклар үзләре дә “ Чын ветераннар килә”, дип каршы алып, алар белән фотога төштеләр. Башка ветераннарны кимсетәсем килми, тик безнекеләр яшендәге, күкрәкләре тулы орден-медальләр таккан, сугышның алгы сызыгында булучылар, сугыштан соңгы хезмәт фронтында җиңүчеләр, һәр кеше килеп сөйләшә алырлык гади, затлылары юк иддде, бәлки бармак белән генә санарлык булгандыр да...

–        Өч төп номинация “70 лет Победы, а память свежа”, “Спасибо деду за Победу”, “Трудовое долголетие”, һәрберсе берничә темага бүленгән... Финал өлешенә 33 муниципаль районнан 106 эш керде, моннан тыш 95 шигырь катнашты... Катнашучыларның һәркайсы җиңүче һәм без аларга ветераннарның батырлыгын, сугыштан соңгы хезмәтен күрсәтә алганнары  өчен бик рәхмәтле ...– дип сөйләде Любовь Мишина.

Менә шул “70 лет Победы, а память свежа” номинациясенең “Ветеран живет рядом” дип аталган өлешендә  безнең Рәхимҗан бабайны олылап сәхнәгә чакырдылар, студент кыз белән Равил Садриев култыклап сәхнәгә алып менделәр, ә андагы зурлау, җитәкчеләрнең бүләк тапшырулары, ветеранның биографиясе белән таныштырганнарын тыңлап тору да күңелне нечкәртте. Шундый ук хөрмәткә “Трудовое долголетие” номинациясендә Фәйзи аганы Суфия апа белән студент кыз сәхнәгә озатты, ә залның алкышлавын, 17 яшьлек егетнең сугышчан юлы, хезмәт биографиясе белән таныштыру, бүләкләгәндә Фәйзи аганың аркасыннан сөеп куеп, рәхмәт әйтүләре да үз эшен эшләде,  тантана төгәлләнгәннән соң да күпләр фотога төшәргә сорады, хәтта Любовь Николаевна   үзе безнең ветераннар белән фотога төште, Фәйзи ага аңа яңа чыккан “Безнең көннәр” дип исемләнгән китабын автограф белән бүләк итте....

     Алган тәэсирләрне сөйләп бетерә торган түгел... Язмамны төгәлләп безнең җиңүчеләрне, беренче урынга лаек булган ветераннарны, ул эшләрнең авторларын  Галиева Суфияны, Алия Һәм Равил Садриевларны ихлас котлыйбыз. Рәхимҗан абый турында  Равил язган шигырь-поэманы да сонрак  сезнең игътибарга тәкъдим итәрбез.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International