“Ашыт“ мәдәният һәм спорт комплексында данлыклы көрәшче Бәрәзә Хафиз истәлегенә 1998 елгы һәм аннан да яшьрәкләр арасында көрәш бәйгесе үтә. Бәйгедә Әтнә , Арча, Биектау командаларыннан тыш Мари Иленең Йошкар- Ола, Морки, Бәрәңге районнарыннан, республикага танылган көчле көрәшчеләр биргән Саба, Кукмара, Теләче, Мамадыш, Яшел Үзән районнарыннан һәм Казаннан көрәшчеләр катнашачак. Шулай ук әлеге бәйгегә республикабызның көрәш сөюче дәрәҗәле кунаклары да кайтачак.