Казан шәһәре “Пирамида” күңел ачу комплексында Бөтенроссия яшь язучылар “Илһам” бәйгесенең бүләкләү тантанасы узды

2015 елның 21 апреле, сишәмбе
Казан шәһәре “Пирамида” күңел ачу комплексында Бөтенроссия яшь язучылар “Илһам” бәйгесенең бүләкләү тантанасы узды. Бу бәйгедә Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Шиһапова Айгөл (укытучысы Сөнгатова Гөлнара Зөлкарь кызы) “Яшь шагыйрь» һәм “Яшь прозаик” номинацияләрендә җиңү яулап , лауреат исеменә лаек булды. Айгөлнең ике әсәре Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан чыгарылган китап – альманахка кертелде. Аны зур уңышы белән котлыйбыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International