Күп еллардан бирле эшләп килгән әлеге театр яраткан тамашачысын әледән әле үзенчәлекле чыгышлары белән куандырып килә. Күңелле комедияләр дә, күзләргә яшь китерә торган моңсу әсәрләр дә чит түгел аларга. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан быелгы сезонда сугыш темасын яктырткан әсәргә тукталганнар. Һәм чыннан да авторның фикер йөрешен дөрес итеп аңлап, тамашачыга илтеп җиткерә алдылар дип уйлыйм. Һәм бу иң беренче чиратта театрның режиссеры Илнур Шакиров һәм мәдәният йорты җитәкчесе Гөлсинә Шакированың тырышлыгы һәм үҗәтлеге нәтиҗәсе. Залда утырган тамашачының да фикерен исәпкә алып, аларга бары “Афәрин!“ генә диясе килә.
Спектакльдәге вакыйгалар сугыштан соңгы татар авылларының берсендә бара. Сугышны аркылыга- буйлыга йөреп, күп яралар алып Сәлимгәрәй (Илнур Шакиров) туган авылына кайта. Тән яралары нәрсә ул, җан ярасы бимазалый элекке хәрбине. Үлем кырыннан алып чыгып, терелгәнче яныннан китмәгән беренче саф мәхәббәте – шәфкать туташы Мәрьямнең (Айсылу Зарипова) хыянәтен кичерә алмый ул. Югыйсә, ялгыз да түгел, сугыштан кайткач күрше авылдан укытучы кыз Мәмдүдәне (Гөлсинә Шакирова) үзенә пар итеп сайлаган. Кызганыч, балалары гына юк. Әллә әнә шул хәсрәттән, әллә бүтән сәбәпләр беләнме – Мәмдүдә урын өстендәге хаста. Эченнән генә газапланса да, хатыны өчен борчылып, аны тәрбияләп яшәгән , җитмәсә колхоз рәисе йөген җигелеп тарткан Сәлимгәрәйнең тормышы әнә шулай акрын гына аккан булыр иде дә... Тик көннәрдән беркөнне авылга аны эзләп Мәрьям кайтып төшә. Өйләнгәнен дә белә, үзен онытырга теләвен дә сизенә, әмма сагыну сагышларга түзә алмый ул. Шушы урында туктап торып, сәхнә тотучыларның чын күңелдән, бөтен барлыклары белән бирелеп уйнауларын билгеләп үтәсем килә. Залда утыручыларның мөлдерәмә тулган яшьле күзләре шул хакта сөйли.
Спектакльнең бөтен эчтәлеге белән таныштыру максатым түгел. Аны үзең күрү, үз йөрәгең аша кичерү кирәк. Инде дә килеп, бүтән катнашучыларның уйнау осталыгын да чагылдырып китәсем килә. Алда әйтелгәннәрдән тыш, укучыларыбызга яхшы таныш Надия Равзетдинова, Надир Сабиров, яшь артист Булат Мулләхмәтовның тырышлыгын һәм сәләт мөмкинлекләрен билгеләп үтмичә булмый. Талантның бер өлеше тумыштан, тугыз өлеше тырышлыктан, ди татар халык мәкале. Катнашучыларның әнә шул күзгә күренмәс талантларын ачып тамашачыга күрсәтә алган, тырыш, булдыклы коллективка киләчәктә дә иҗади уңышлар юлдаш булсын.