Әтнәнең “Таң”ында җәйдән үк әзерләнгәннәр

2015 елның 13 феврале, җомга

- Язгы чәчүгә чыгасы агрегатларны җәй көне үк әзерли башладык. Гомумән, авыл хуҗалыгы машиналарын һәм агрегатларны ремонтлауны план нигезендә башкарадык, - ди ул әзерлек сызыгына тезелгән чәчкечләргә ымлап.

Биредә запас частьләр белән проблема юк, шул исәптән чит ил агрегатлары һәм техникасына дигәннәре дә бар. Районның “Гостехнадзор” җитәкчесе Рафил Сабиров та:

- Хуҗалык икеләтә отты – запас частьләрне һәм кирәкле майларны бәяләр күтәрелгәнче үк алып кайтты, - дип саный.

Хуҗалыкның язгы кыр эшләренә әзерлеген саннар бик яхшы сөйли, аларга күз салыйк. 480 тырма күптәннән әзер, 12 данә чәчкеч агрегаты да әзерлек сызыгында. 5 “КПС-4” культиватор агрегаты – барысы13 данә шулай ук кыр эшләренә әзер.

Монда тракторларны гына карап, вак-төяген ремонтлыйсы калган. Әйтик, “ДТ” тракторларының  3сен ремонтлап бетерәсе бар. 6 “Т-150” һәм “ХТЗ” тракторларының 2сен ремонтлап бетерергә кирәк. 7 “МТЗ-1221” тракторын әзер дип санарга була. 4 “К-700” тракторы шулай ук әзер.

- Егетләр тырыш безнең. Елдагыча эретеп ябыштыручы Алмаз Латыпов, тимерче Раил Сибгатуллин, слесарьлар Илдус Садриев, Фәнис Корбанов аеруча тырышлар, - ди гараж мөдире.

- Запас частьләр бар, кешеләре билгеле, озакка сузмаслар. Барлык хуҗалыклар да шушы темпта эшләсәләр, яхшы булыр иде, - ди Рафил Сабиров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International