Әтнә муниипаль районы башкарма комитеты яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белән берлектә Әтнә районы оешмалары арасында бишенче спартакиада уздыру турындагы нигезләмәне раслады.Әлеге чараның максаты - халык арасында спортны популярлаштыру һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүне гадәткә кертү.
Ярышлар Олы Әтнә мәдәният һәм спорт үзәгендә үткәреләчәк.
Спартакиада кысаларында мини-футбол, волейбол, кул көрәше, шахмат, шашка, өстәл теннисы, гер күтәрү, дартс буенча ярышлар узачак.