Тулай савым 119 тонна тәшкил итә. Узган ел күрсәткеченнән 4 тоннага күбрәк. Ай башына карата да артыклык сизелерлек: + 1,7 тонна тәшкил итә. Алдагы көнгә карата + 0,2 тонна! Авыл хуҗалыгы җирләренең бер гектарына исәпләсәк, бездә 2,22 килограмм сөт җитештерелде.
Бу нисбәттән бары Балтач районы гына авыл хуҗалыгы җирләренең бер гектарына 2 килограмм тирәсе сөт җитештерә. Әмма аларда бер сыердан уртача 1 пот кына сөт савалар. Хәер, аларда да узган елга, ай башына, хәтта алдагы көнгә карата да сөт савуны арттыралар.
Ә менә Мамадышта һәр сыердан 18 килограмм с2т сауганнар. Тик авыл хуҗалыгы җирләренә карата савым сыерлары саны азрак... Сабада бер баш сыердан 16,6 килограмм сөт савып алганнар. Авыл хуҗалыгы җирләренең бер гектарына 1,80 килограмм бу.
Татарстанда бу көнне бер сыердан 12 килограмм сөт савып алынды.