Әтнәлеләргә Яңа ел шатлык алып килсен!

2014 елның 31 декабре, чәршәмбе

Әтнәлеләргә Яңа ел шатлык алып килсен!

Бәхет көтеп яши кеше һәрчак,

Тик тырышлык сала аңа юл.

Үткәннәргә үкенмичә яшик,

Тыныч көннәр бирсен Яңа ел!

Халкым түзем, көтә өмет белән,

Алып кил син, бәхет-бәрәкәт.

Үткәннәрдә калсын моң-зарлар да,

Бир түземлек җанга хәрәкәт.

Юк-бар белән җанны телгәләмик,

Яшәү ямен тоеп яшик гел!

Тырыш хезмәт җиребезне бизәр,

Бәхет алып килер Яңа ел!

Үзгәрешләр кичеп үтә гомер,

Һәр бәндәгә язган төрле юл.

Үткәннәре чал тарихта кала,

Шатлык алып килсен Яңа ел!

Яңа елда изге эшләр белән,

Җаныбызны бизик иң элек.

Гомер мизгел, ул тиз үтә-китә,

Ә изгелек җирдә мәңгелек!

Минһаҗ КАШАПОВ,


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International