Әтнә укучылары район прокуроры белән очрашты

2014 елның 9 декабре, сишәмбе
Олы Әтнә урта мәктәбендә югары сыйныф укучылары район прокурорпы Нурия Нургаяз кызы Сабирҗанова белән очрашты. Очрашуда шулай ук район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе ярдәмчесе Илшат Баязитов та катнашты. Әлеге чараның төп максаты – укучыларның коррупциягә карата фикерләрен белү, шулай ук әлеге замана афәтен кисәтү турында аңлату булды. Укучылар үзләрен борчыган проблемалар турында әйтеп үттеләр, шулай ук республикада барган коррупциягә каршы көрәш нәтиҗәләре турында Илшат Габделнур улының чыгышын тыңладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International