Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әтнә муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Авыл җирлекләре
Идарә органнары
Район тормышы
Социаль эшмәкәрләргә һәм СО НКО ярдәм итә
Службы и организации района
Программы, проекты, конкурсы
Муниципаль контроль
О бюджете муниципального района
Муниципаль хезмәт
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Территориаль сайлау комиссиясе
Строительство и ЖКХ
Халык өчен мәгълүмәт
Кулланучыларның хокукларын яклау
Файдалы сылтамалар
Документлар
Статусные документы
Проекты документов
Решения Атнинского районного Совета
Постановления и распоряжения главы
Постановления и распоряжения РИК
Антикоррупционная экспертиза НПА
Матбугат хезмәте
Лента новостей
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Пресс-релизы
Официальные выступления главы
Официальный блог главы
Контакты
Обращения граждан
Нормативно-правовая база
Порядок и время приема граждан
Интернет-приемная
Обзор обращений граждан
Обратная связь
Контактная информация
Опросы населения
Телефоны доверия и горячей линии
Ваше мнение
Поддержка сайта
Муниципаль районнар
Әтнә муниципаль районы
Безнекеләр – икенче!
2014 елның 25 ноябре, сишәмбе
Татарстан Республикасының шахмат буенча команда чемпионатыннан Әтнә районы шахматчылары авыл районнары арасында икенче урын яулап кайттылар. Шәхси беренчелектә тренер Раил Шакиров– өченче урында!
20 ноябрьдә башланып, 4 көн дәвамында барган бу зур ярыштан кубок, медальләр, мактау грамоталары алып кайтсалар да, шахматчыларыбыз әле дә тынычлана алмыйлар: “Актаныш командасыннан бер очко белән генә калдык. Гомуми очколар саны буенча гына алдылар, ә команда җиңүләре белән исәпләсәләр без җиңә идек, бездә – 8 җиңү, аларда 6 гына”... Зәй, Сарман, Биектау, Балтач... хәтта Тәтеш командасын 5,5 очко белән җиңүләре дә тынычландыра алмый аларны. Соңгысында Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге шахмат үзәгенең филиалы булып, анда 8 тренер эшләве дә мәгълүм. “Татарстан беренчелегендә икенче урын алу – безнең өчен зур җиңү, безнең команданың мондый беренчелектә шул ук Актанышны җиңеп, I урында калганы булды. III урынны да алдык. Быел – икедә. Тиз йөрешле шахмат уенында да җиңгән бар иде Актанышны, шуңа авыррак кабул иттек. Мондый ярышта һәркем үзенчә борчыла инде, актанышлар “Тагын сезгә җиңелсәк, ничек кайтып күренербез”, – дип, дүрт көн буе үзләренә урын таба алмадылар. Чөнки көчләр тигез, безнекеләр көчлерәктә, тик вак-төякләре дә җитәрлек, шахматчылар шахмат белән генә шөгыльләнмиләр, һәркайсының үз эше бар, мәктәп укучылары имтихан биреп караган вакытка туры килдек. Запас уенчы итеп калдырган уенчыларны да бәйге барышында төп уенчы итеп күчерми булмады. Кайсы көнне икенче уенга чакырттык. Рәхмәт җитәкчеләренә, берсе дә каршы килмәде, ә үзебезнең җитәкчеләр машина белән йөрттеләр. Һәр нәрсәнең уңай ягы була, барыбыз да ныклап шөгыльләнә башлап, киләсендә беренче урынны алырга кирәк, дип кайттык”,– дип сөйли тренер. “Әмиин”, дигән минутка туры килсен.
Рәсемдә: сулдан уңга: Фәрит Мостафин, тренер Раил Шакиров, Фердинат Бәйрәмов, ТР шахмат федерациясе президенты Геннадий Захаров, Марс Мингатин, Ирек Сабиров, Роза Кадыйрова, Айнур Гәрәев, Лилия Мингатина, халыкара гроссмейстер Илдар Ибраһимов, фотода бәйгедә катнашкан Алинә Мөхәмәтова юк.
http://www.atnya-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
февраль, 2026 ел
2026 елның 1 гыйнварыннан НКО хисаплары бары тик электрон рәвештә генә кабул ителә: 2025 ел өчен тапшыру вакыты – 2026 елның 15 апреленә кадәр
2026 елның 1 гыйнварыннан НКО хисаплары бары тик электрон рәвештә генә кабул ителә: 2025 ел өчен тапшыру вакыты – 2026 елның 15 апреленә кадәр
3
февраль, 2026 ел
Метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында Консультация кисәтү
Метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында Консультация кисәтү
ХАЛКЫМ МИРАСЫ
ХАЛКЫМ МИРАСЫ
2
февраль, 2026 ел
«Җиңүчел кануннары: 100 баллга югарылыкның серләре!»
«Җиңүчел кануннары: 100 баллга югарылыкның серләре!»
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз