"Әтнәдә гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр югары әзерлектә узды", - дип белдерде белгечләр. Күәм урта мәктәбе базасында да Гражданнар оборонасы буенча махсус өйрәнүләр узды.
Мәктәптә саклау төркеме җитәкчесе Булат Зарипов белән аның урынбасары Равил Садриев каршы алды. Алар икесе дә: “Бездә барлык кабул итү төркемнәре тулы әзерлектә, ул-бу кимчелек булырга тиеш түгел”, - дигән фикердә. Монысы хакында Казаннан эвакуацияләнүчеләрне махсус колонна белән алып кайтырга тиешле һәм биредәге әзерлекне тикшерүче Александр Алексеевтан сораштым.
Каршы алу төркеме җитәкчесе Фәрит Борһанов та кәгазьләрдән аерылып җавап бирергә вакыт тапты. Кайтучыларны каршы алганнан соң, вакытлыча – спортзалда, теркәү узгач, озатучылар ярдәмендә аерым хуҗалыкларга урнаштыралар икән.
Шөкер, һава тревогасы белән бәйле очракны да күрдек. Документларын алып, бар да якындагы подвалга төштеләр. Дөреслектә, биредә администрация һәм Казаннан кайтучылар һава һөҗүменнән саклана дип санала икән. Подвал таррак тоелган иде, мәктәп директоры Хәмит Хәкимҗанов: “Тагын бер бүлмәсе бар”, - дип таныштырды.
Александр Алексеев нәтиҗәне дә шунда ясады.
Соңыннан мәктәп директоры да:
- 5 ел элек тә безнең мәктәптә мондый өйрәнүләр узды. Бер төркем булып Казаннан килгәннәр иде. Ул вакытта да начар оештырмадык, - диде.