Олы Мәңгәр авылында халык җыены узды

2014 елның 20 августы, чәршәмбе
Мондый җыеннар инде районның Күлле Киме, Бәрәзә һәм Олы Әтнәнең үзендә булып үткән иде. Җыенда район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов, депутатлыкка кандидат Ринат Закиров, күмәк хуҗалык җитәкчесе Айдар Шәрипов һәм авыл җирлеге башлыгы Вазыйх Хисмәтуллин катнашты. Җыенда шушы җирлектә яшәүче Олы Мәңгәр, Бәхтияр, Иске Мәңгәр авылларына кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International