Сабада республикабыз мәктәпләреннән җыйналган мәгариф бүлеге җитәкчеләре, укытучылар, тәрбиячеләр август киңәшмәсендә булдылар.
Безнең районнан бу республикакүләм чарада мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлшат Закирова, бүлекнең укыту эшләре буенча урынбасары Алсу Хөснетдинова, укучылар йорты методисты Райлә Фәхретдинова катнаштылар. Ә районыбызда укытучыларның пленар утырышы 27 августта була. 21–22 нче августта секция утырышлары узачак.